Рөстәм Миңнеханов Тверь вагон төзү заводында булды
08.07.2010ТР Президенты бүген Тверьга эш визиты кысаларында, вагон төзү заводының җитештерү цехларында булды. Татарстан башлыгы аерым алганда рам-кузов цехы, технологик җыю җиһазлары эше белән якыннан танышты, заводның әзер продукциясен карады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә “Россия тимер юллары” ААҖ, БДБ илләренең Транспорт министрлыгы, БДБ һәм Балтыйк буе илләренең Тимер юллар идарәсе –Тверь заводы продукциясен төп кулланучылар.
Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан Президенты бүген Тверьда “Мәгълүмат җәмгыяте” дигән VII социаль-икътисади форум эшендә катнаша.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.