ТР Президенты белән “РусГидро” җитәкчесе Түбән Кама сусаклагычы хакында фикерләште

07.07.2010

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында “РусГидро” ААҖ идарә рәисе Евгений Дод белән очрашты. Түбән Кама ГЭСын төзеп бетерү, сусаклагычтагы су биеклеген проект дәрәҗәсенә күтәрү- фикер алышуның төп темасы булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Очрашуда шулай ук ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты киңәшчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. катнашкан.

Билгеле булганча, Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелеше расланган проект нигезендә 1963 елда башланган иде. Аның нигезендә, нормаль терәк биеклек 68 м дәрәҗәсендә күрсәтелгән. ГЭС ның максаты- электр энергиясе җитештерү һәм Кама елгасында суднолар хәрәкәтен тәэмин итү. Түбән Кама сусаклагычы Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикалары һәм Пермь крае мәнфәгатьләренә кагыла.

1978 елда сусаклагычта суның биеклеге 62 м дәрәҗәсенә күтәрелде. 2002 елда су ресурсларын файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, аның биеклеге 63,3 м га җиткерелгән иде. Ә менә 68 м биеклегендәге проект дәрәҗәсенә күтәрү турында карар әлегәчә кабул ителмәгән. Түбән Кама сусаклагычында су биеклеген проект дәрәҗәсенә җиткерү һәм ГЭС куәтен арттыру Россиянең 2030 елга кадәрге Энергетика стратегиясендә дә урын алган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.