ТРда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны бердәм стандартка китерәләр

07.07.2010

Бүген Минзәләдә торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин иткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.

Анда ТР шәһәрләре һәм районнары башкарма комитеты җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты.

Утырышта ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, барлык муниципалитетлар да ММЧда идарәче компанияләр эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырмый. Хокук бозучылар арасында Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевски һәм Минзәлә районнары бар.

Равил Моратов төрле районнарда охшаш коммуналь хезмәтләрнең бәяләрендәге аермага игътибарны юнәлтте. “Барлык тарифларны да бердәм структурага китерү өчен эшче төркем оештырылачак, ул барлык районнарда булып, бу мәсьәләне өйрәнәчәк”, - дип белдерде Равил Моратов.

Шул ук вакытта Татарстанның 12 районында идарәче компанияләр системасы начар үсеш алган, шуның белән бәйле рәвештә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар югары. Конкуренция кирәк, югыйсә, тарифлар үсәчәк.

Утырышта Чаллы һәм Менделеевскида каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм лифтлар өчен аерым түләүләр кертелүе хакында белдерелде. Бу мәсьәләне барлык районнарга да хәл итәргә йөкләнгән. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов бу вәзгыятьне ачыкларга, бу предприятиеләрдә аудит тикшерүләр үткәрүне йөкләде. “Түләүләр 103 процент җыелган очракта, чыгымлы предприятиеләр булырга тиеш түгел”, - диде Равил Моратов Татарстан районнарының берсе хакында.

Утырышта халыктан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне җыю мәсьәләсе дә күтәрелде. Шулай итеп, ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча республика буенча түләүләр 96 процент тәшкил итә.Равил Моратов белдерүенчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 100 процент булырга тиеш. Беренче вице-премьер сүзләренчә, барлык муниципалитетларга да җәмәгатьчелек эшләре өчен акча бүлеп бирелгән, шуның исәбенә бурычлыларны идарәче компанияләргә вакытлыча эшкә урнаштырырга һәм шулай итеп бурычларын киметергә кирәк.

Утырышта шулай ук ТР тарифлар буенча комитетка хәзердән киләсе елга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифларны фаразларга тәкъдим ителде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.