Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиога эш сәфәре кысаларында Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгавой белән очрашты. Очрашу иртәнге аш форматында узды, анда шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Япония белән актив хезмәттәшлек итә. Республика территориясендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла, шулардан иң күренеклесе – «Аммоний» заводын төзү һәм эшләтеп җибәрү. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, хәзерге вакытта «Аммоний-2» проекты буенча эш алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясендә катнашу өчен Токиога Татарстаннан зур делегация килде. Алар арасында: икътисад, сәнәгать, ИТ, медицина һәм башка тармаклар вәкилләре. Ышанам ки, визит азагында без хезмәттәшлекнең үзара файдалы юлларын табарбыз, диде ул.
Әңгәмә барышында яклар нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә Татарстан белән Япония арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегацииясе составында Япония эшлекле даирәләре белән иртәнге ашта катнашты. Чара барышында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры илнең сәнәгать секторы үсеше һәм чит илләр инвесторлары өчен тудырылган шартлар турында сөйләде.