Татарстан Президенты Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты

24.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» комплексында «Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе» (CNCEC)  рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Аммоний» ААҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, «Аммоний» АҖ генераль директоры Сергей Шевченко, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин һәм ««Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты. 

Татарстан белән CNCEC һәм  CC-7 бүлекчәсенең уртак хезмәт нәтиҗәсе контракт срокларда гамәлгә ашырылган федераль дәрәҗәдәге «Аммоний» проекты булды, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Кытай корпорациясе белгечләренә эшләренең югары сыйфаты, һөнәри осталыклары һәм җаваплы булулары өчен рәхмәт белдерде.   

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген шундый ук газ химиясе комплексы төзү турында фикер алышу бара. Проектны гамәлгә ашыруны башлап җибәрү өчен барлык нигези алшартлар да бар. «CNCEC - Соджиц - Мицубиси» Кытай һәм Япония компанияләре консорциумы үзенең нәтиҗәлелеген раслады, әлеге тәҗрибәне «Аммоний-2» комплексын төзешәндә дә кулланырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов,.

Юй Цзиньбо, үз чиратында, Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итү теләген белдерде. «Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе Татарстан Республикасы белән үзара мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен саклап калырга һәм киләчәктә төбәк икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертергә өметләнә», - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.