Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кылачак

24.02.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кылачак.  

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү заводында («Ростар» ФҖБ ҖЧҖ) булачак, КФУның (Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм капиталь ремонттан соң тулай торакларның берсен караячак дип көтелә.

Аннары Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар «Балалар һәм яшьләр иҗатының шәһәр сарае» МАМУ фойесында урнашкан күргәзмәне карап чыгачак.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегенең  шәһәр Советы утырышында катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.