Илдар Халиков: “Яшел Үзәннең үсеш темплары куандыра”

18.06.2010

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзән муниципаль районы Советының 55 нче чираттан тыш сессиясендә катнашты.
Сессиядә шәһәр һәм район башлыгы Радик Хәсәновны һәм Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Грузковны вакытыннан алда вазифаларыннан азат итү турында белдерелде.
Радик Хәсәнов сәнәгать өлкәсенә кайтырга һәм “Горький исемендәге завод” ААҖен үстерү белән шөгыльләнергә карар иткән. Ул депутатларга, башкарма комитет командасына һәм районда яшәүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Аның сүзләренчә, район катлаулы кризис чорында да күрсәткечләрен киметмәде. Киләчәк үсеш өчен база булдырылган. Районда эре проектлар гамәлгә ашырыла.
Сессиядә Илдар Халиков үз чыгышында Яшел Үзән шәһәре һәм районының үз традицияләре бар дип белдерде. Казанда һәм Татарстан Республикасындагы күп кенә җитәкчеләрнең бу районда туып үсүләре очраклы түгел.
Илдар Халиков Рөстәм Миңнеханов исеменнән Радик Хәсәновка һәм аның командасына катлаулы кризис чорында нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. ТР Хөкүмәте башлыгы районның элеккеге башлыгына Рәхмәт хаты тапшырды.
ТР Премьер-министры Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сергей Батинны тәкъдим иткәндә, аның машина төзелеше өлкәсендә бай тәҗрибәсен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Сергей Батин “КАМАЗ” һәм “КМПО” кебек эре предприятиеләрдә эшләп тәҗрибә туплаган. Моннан тыш ул, халык саны һәм сәнәгате буенча Яшел Үзәнгә охшаш Казанның Авиатөзелеш районын җитәкләде.
Илдар Халиков 2010 елда республикада ике мөһим сәяси вакыйга – муниципаль сайлаулар һәм Бөтенроссия халык санын алу була, дип белдерде. Бу Яшел Үзән районы башкарма комитеты командасына өстәмә җаваплылык йөкли. Бу уңайдан республика җитәкчелеге ягыннан районга ярдәм күрсәтеләчәк.
“Яшел Үзәннең үсеш темплары куандыра. Биредә көчле команда эшли”, - дип белдерде ТР Премьер-министры. Аның сүзләренчә, шәһәр һәм районга бу югары дәрәҗәне барлык юнәлешләрдә - торак фонды төзелеше, юллар һәм социаль ипотека буенча торак төзү, агросәнәгать комплексы үсешендә сакларга кирәк.
Яшел Үзән муниципаль районы Советының 55 нче чираттан тыш сессиясендә район башкарма комитеты башлыгы вазифасына конкурс игълан итү һәм 26 июньгә кадәр «Зеленодольская правда» газетасында конкурс турында хәбәр бастыру турында карар кабул ителде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.