ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов -Санкт-Петербургта

17.06.2010

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Төньяк башкалага сәфәрнең төп максаты – ΧΙV Халыкара икътисади форумда катнашу, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Петербургтагы зур бизнес көннәре 17-19 июньдә “Ленэкспо” мәйданында уза.
Россия Давосы исемен алган бу форумның РФ Президенты Дмитрий Медведев катнашындагы рәсми ачылышы 18 июньгә планлаштырылган. Ә бүген беренче дискуссияләр оештырыла һәм беренче эшлекле килешүләр имзалана. Быелгы форум дөньяның әйдәп баручы компанияләре вәкилләрен, сәясәтчеләрне, икътисадчы-галимнәрне - барлыгы 2 меңнән артык кешене үзенә җыйды. Аның программасы “Киләчәк өчен нигез салып” дигән темага берләштерелгән 3 төп бүлектән тора.
Бүген көннең икенче яртысында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эре компанияләр җитәкчеләре белән очрашулар уздырды. Кичен Татарстан башлыгы Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашачак.