Илдар Халиков Казан Кремленда 56 татарстанлыга РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырды
11.06.2010Бүген Казан Кремленда республиканың төрле өлкәдә хезмәт куючы иң лаеклы 56 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре бирелү тантанасы булды.
Сезнең һәркайсыгыз – Татарстан Республикасының алтын запасы. Бирегә чакырылганнар илебез һәм республикабызның иң булдыклылары, иң уңганнары һәм фидакарьләренең бер өлеше булып тора һәм сезнең төрле өлкә-тармактагы хезмәтегез бәрабәренә Татарстанның горур исеме тирә-якта яңгырый. Казанышларның теләсә кайсысы кешеләр, профессионаллар тарафыннан формалаша. Беләм: арада җитәкче даирә вәкилләре, күбегезнең шәкертләре дә бар. Бу казаныш – иңгә-иң куеп сезнең белән янәшә эшләгәннәрнең дә өлеше, зур шатлыгы. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чыгышларында юкка гына, уникаль кадрлар плеядасы – республика байлыгы ул, дими. Ә бит андый кадрлар киләчәктә республикабыз проектларын гамәлгә ашырачак.
Шушы сүзләрдән соң Татарстан җитәкчелеге исеменнән котлап, ТР Премьер-министры Илдар Халиков югары бүләкләрне тапшырды һәм һәркайсы белән парлап истәлеккә фоторәсемгә төште.
Аерым алганда, Россия Президенты Указы белән, II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены медалена 8 шәхес лаек булган һәм шуларның 5се – “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсе” ААҖ хезмәткәре: цех башлыгы Александр Зельцев, бюро җитәкчесе Хәйдәр Мостафин, очучы-сынаучы Алексей Рябов һәм слесарь-җыючылар Николай Вишленков белән Александр Рачеев. Россиянең шундый ук медале тагын Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов һәм “Казан электр техникасы заводы” ААҖ баш технологы баш белгече Мөбарәкҗан Ахуновка тапшырылды. Тагын 10 татарстанлы Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, укытучысы, төзүчесе, машина төзүчесе, икътисадчысы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, агрономы дигән исемнәр бирелү шатлыгы кичерде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, бүген дәүләт бүләкләренә лаек булган 38 кешедән 11енең күкрәген “Фидакарь хезмәт өчен” медале бизәде. Үзләре эшләгән өлкәдә хезмәтләре белән сизелерлек өлеш керткәннәргә Татарстанның атказанган юристы, фән эшлеклесе, табибы, икътисадчысы, төзүчесе, физик культура хезмәткәре, транспорт хезмәткәре, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре, сәнгать эшлеклесе, мәдәният хезмәткәре, халык һәм атказанган артисты исемнәре бирелүне раслый торган күкрәк билгеләре, гүзәл затларга чәчәк бәйләмнәре тапшырып бетергәч, республика Хөкүмәте җитәкчесе И.Халиков тантананы йомгаклау өчен сүз алды. Дәүләт бүләге алу һәркайсыгызны эшчәнлегендә, тормыш юлында яңа үрләр яуларга тагын да көчлерәк этәрсен, шәкертләрегез күбрәк булсын, алар сезгә охшарга омтылсын һәм нәсел дәвамчыларыгыз, якыннарыгыз, хезмәттәшләргезне дә ил һәм республика җитәкчелеге шулай ук зурлаганны күрергә, бүгенге кебек күңел биләгән шатлыкны гомерегездә ешрак кичерергә насыйп булсын, дип теләде Премьер-министр.
Тормышларында шундый зур вакыйга уңаеннан шампан шәрабе күтәргәннән соң, бүләкләнүчеләр, Премьер-министрны уртага алып, бергәләп фотосурәткә төште.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.