Рөстәм Миңнеханов Сингапур Дәүләт хезмәте көллияте башкаручы директоры белән очрашты

11.06.2010

Татарстан муниципаль һәм дәүләт хезмәте түрәләренең Сингапур Дәүләт хезмәте көллиятендә укуыннан гять зур файда күрә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы Дәүләт хезмәте көллияте башкаручы директоры Лайнел Йео әфәнде белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт эшләре департаменты директоры Рәшидә Вәлиуллова, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ректоры Андрей Ершов һәм башкалар катнашты.

ТР Президенты бүгенге көндә Россия һәм Сингапур, шулай ук Татарстан һәм Сингапур арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашуын, биредә 2007 елның җәендә Казанга Сингапурның остаз-министры Ли Кван Юның визиты да зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, Сингапур Дәүләт хезмәте көллиятендә Татарстан белгечләрен әзерләү уңышлы алып барыла. Ул 2009 елның сентябрендә Дәүләт хезмәте көллияте белән Хезмәттәшлек итү турында килешү имзалануын һәм бу юнәлештә эшнең дәвам итәчәген искәртте.

“Укыту процессында сез белем биреп кенә калмыйсыз, ә ил җитәкчелеге белән элемтә урнаштыру, тулы мәгълүмат алу мөмкинлеген дә бирәсез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сингапур Республикасы Дәүләт хезмәте көллияте башкаручы директоры Лайнел Йео әфәнде, үз чиратында, аның учреждениесе өчен Татарстан түрәләрен укыту зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте.

“Без Россия белән хезмәттәшлекне мөһим юнәлеш буларак карыйбыз, - диде ул. – Бу хезмәттәшлек ике якка да файдалы”.

Лайнел Йео әфәнде хәбәр иткәнчә, кичә ТР Икътисад министрлыгында Дәүләт хезмәте көллияте белән үзара килешү турында Меморандум имзаланган, шулай ук тренинглар оештыру һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү хакында сүз барган.

Татарстан Президенты очрашу барышында республиканың Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең структурасын үзгәртергә ниятләвен, бу мәсьәләдә Сингапур тәҗрибәсен кулланырга теләвен әйтте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт хезмәткәрләренә кадрлар аудиты үткәрү, аларның эшчәнлеген бәяләү һәм квалификациясен күтәрү Сингапур Дәүләт хезмәте көллияте белән хезмәттәшлекнең алдагы юнәлеше булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.