Рөстәм Миңнеханов: “Безгә ЭТИСта реаль килешүләр кирәк”
05.06.2010Татарстанның электрон сәүдә итү мәйданчыгы җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләми. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа шәхсән үзе ышануы турында белдерде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында торак тапшыру буенча узган киңәшмәдә ТР Дәүләт заказы агентлыгы башлыгы Яков Геллер электрон сәйдә мәйданчыгы эшенең уңай якка үзгәрүе турында белдерде. Аның сүзләренчә, ЭТИСта күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 555 миллион сумлык килешү теркәлгән, быелгы программадан бары тик 92 йорт буенча гына ЭТИСка бер килешү дә үтмәгән. Узган атнада call–үзәккә өчтән бер өлешкә шалтыратулар саны кимегән. Мәгълүматлар базасында хаталар табылган очракта үзгәртүләр кертелә.
Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЭТИС җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләми дип белдерде. Республика башлыгы төзелеш материаллары сатып алу өчен ике тапкыр электрон сәүдә мәйданчыгыннан файдаланып карарга омтылуы турында сөйләде. “Системада Татарстан тәэмин итүчеләрен сайладым. Арча заводыннан кирпеч эзләдем. Шалтыраттым, ә тәэмин итүче сәгать 4кә кадәр генә эшли икән. Лениногорскига шалтыратып 30 тонна цемент сорадым – аларда ул кадәр юк. Ике тапкыр килешү төзергә тырышып карадым, килеп чыкмады, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә сайтта заказ куйган очракта күләмне дә күрсәтергә кирәк. Без мәйданчыкка чакырган тәэмин итүче үз ресурсларын расларга тиеш”.
“ЭТИС аша беркем дә бернәрсә дә сатарга теләми. Безгә антураж түгел, ә реаль килешүләр кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов җитешсезлекләрне бетерүгә бер атна вакыт бирде һәм аннары электрон сәүдә мәйданчыгы эшен шәхсән тикшерергә вәгъдә итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.