ТР Президенты республикада икенче IT-паркы булдырырга тәкъдим итте

05.06.2010

4 июньдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Игорь Щеголев белән очрашты. Сүз Россиядә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру буенча дәүләт программасын гамәлгә кую турында барды.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасында бу программа ике мәйданчыкта башкарыла – IT-парк (Казан, Петербург ур.) һәм «Химград» технополисы (Казан, Восстание ур, 100).

Фикер алышу вакытында Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә киләчәктә программаны үстерү буенча тәкъдимнәр белдерде. Ул, аерым алганда, Чаллыда икенче IT-паркы (20 мең кв. метр мәйданда) булдырырга тәкъдим итте.

Моннан тыш, Татарстан Президенты «Химград» технополисы инфрастурктурасы үсешенең яңа этабы турында сөйләде.

Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Игорь Щеголев белән очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, «Химград» технополисы идарәчесе - «Идея Капитал» идарәче компаниясе” ААҖнең генераль директоры Альберт Кәримов катнашты.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.