Рөстәм Миңнеханов В.Мутко белән 2013 елгы Универсиада объектлары буенча фикер алышты

05.06.2010

Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашулар үткәрде.

Аерым алганда, Татарстан башлыгы Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белән Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Унитверсида объектларын киләчәктә куллану мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендә узган оештыру комитетының чираттагы утырышында “Казанда 2013 елгы Универсиада мирасы” комплекслы программасы концепциясен төзүне хәл итү турында килешенгән, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Искәртеп китәбез, элек 2013 елгы Универсиада авылы базасында студентлар шәһәрчеге һәм РФ Җыелма командалары резервы әзерләү үзәге булдыру хакында карар кабул ителгән иде. 2013 елгы Универсиада авылының беренче комплексы Казан (Идел буе) федераль университеты балансына тапшырылачак.

2013 елгы Универсиада авылының икенче һәм өченче комплексы Физкультура, спорт һәм туристлык академиясе (Чаллыдан Казанга күчерелә) балансына биреләчәк. Шулай ук академия балансына «Ак Барс» Көрәш сарае, «Зилант» Боз спорт сарае, Теннис академиясе, Гимнастика үзәге, Суда ишү спорты үзәге (Урта Кабан күле), Чистай урамындагы Су спорты сарае кебек спорт корылмалары да тапшырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Виталий Мутко белән очрашуда 2013 елгы Универсиада авылы комплексын нәтиҗәле файдалану, милкен саклау һәм Универсиада катнашучыларны кабул итү өчен бердәм идарә итү системасы белән тәэмин итү урынлы булыр дигән фикерен белдерде.

Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.

Сүз киләчәктә спорт объектларын куллану һәм вузлар (Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты һәм Казан дәүләт технология университеты) балансына тапшыру турында барды. Федераль уку йортлары каршында спорт объектлары төзү һәм киләчәктә вузлар балансына тапшыру матди базаны ныгытуга һәм студентлар спортын үстерүгә мөмкинлек бирә, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов белдерүенчә, спорт объектларын вузлар балансына тапшыру аларны киләчәктә куллану һәм карап тоту өчен әһәмияткә ия. “Без төзелгән объектларны алар киләчәктә эшләсен һәм ярышлар үткәрелсен өчен вузларга тапшырырга телибез”, - диде ул.

Татарстан Президенты бу юнәлештә эшне дәвам итүне йөкләде, дип белдерде Рафис Борһанов. “Казанда 2013 елгы Универсиада мирасы” комплекслы программасы концепциясе июнь ахырына әзер булыр дип көтелә

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.