Татарстан Президенты Россия үсеш банкы идарә рәисе белән очрашты
04.06.2010Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия үсеш банкы идарә рәисе Сергей Крюков белән очрашты. Сөйләшүдә Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча"РосБР" ААҖ дәүләт программасын тормышка ашыру турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов Сергей Крюковка банк программасы кысаларында республикага күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Сергей Крюков үз чиратында Татарстанда кече эшкуарлыкның зур үсеш алганын ассызыклады. "Татарстан кече эшкуарлык үсеше буенча Россиядә иң беренче урыннарның берсен били", - диде РосБР башлыгы. Аның сүзләренчә, бүген республикага программа буенча иң зур төбәк лимитларының берсе бирелгән: 1,42 млрд. сум. Татарстанда эшләүче 12 банк һәм 5 оешма РосБР партнерлары булган.
Очрашуда инновацияләр һәм заманчалаштыру өлкәсендә эшләүче кече һәм урта предприятиеләргә аеруча зур игътибар бирелде. С.Крюков һәм Р.Миңнеханов шулай ук Россия үсеш банкы эшли торган дистанцион бизнес-мәгариф проекты буенча хезмәттәшлек итү һәм быел җәен Казанда кече һәм урта эшкуарлык буенча конференция үткәрү турында да сөйләште.
Очрашуда шулай ук "РосБР" ААҖ чараларына үткәрелә торган "Лизинг-грант" программасы турында да сүз барды. Татарстан башлыгы сүзләренчә, әлеге программа кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкның 700дән артык вәкиленә ярдәм күрсәтелгән, 4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.
ТР Президенты матбугат хезмәте.