2015 ел йомгаклары буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 1, 856 трлн. сумга җиткән

08.02.2016

2015 ел йомгаклары буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 1, 856 трлн. сумга җиткән, ягъни сәнәгать җитештерүе индексы – 100,4 процент тәшкил итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. 

Чара  Казанда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь - РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланганчы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм  академиясе фойесында республика сәнәгать предприятиеләре продукциясеннән күргәзмә оештырылган иде.   

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белешмәләре буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләменең күп өлеше (60,9 процент) нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләренә туры килә –1 трлн. 131 млрд. 300 млн. сумнан артык.

Ягулык-энергетика файдалы казылмаларын чыгару өлкәсендә продукция җибәрү 2015 елда 434,3 млрд. сум тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе индексы – 102,9 процент. 2015 елда 34 млн. тонна нефть чыгарылган, юлдаш нефть газы – 982,8 млн. куб. м.

Республиканың нефть эшкәртү секторы предприятиеләре 357,4 млрд. сумлык продукция җибәргән, сәнәгать җитештерүе индексы 103,7 процент тәшкил итә. Татарстанның нефть эшкәртү заводларында 17,3 млн. тонна  углеводород чималы эшкәртелгән.

Республика химия предприятиеләре җибәргән продукция күләме 2015 ел йомгаклары буенча 258,4 млрд. сум тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы – 101,9 процент.

Сәнәгать җитештерүе индексының машина төзелеше комплексында кимүе – 94,5 процент.

Татарстанда 2015 елда товар әйләнеше 776,2 млрд. сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, татарстанлыларның 2015 елда реаль акчалата керемнәре 6,8 процентка кимегән, уртача хезмәт хакы 6,1 процентка арткан. Татарстанда 2015 елда куллану бәяләре 110,7 процентка кадәр арткан – тулаем Россиядәге күрсәткечләрдән 2,2 процентка ким. Ваклап сату әйләнеше 12,8 процентка кимегән. Халык, куллануны киметеп, акчаларын саграк тотуга күчә. Соңгы елда халыкның банклардагы кертемнәре 30 процентка арткан. Бер яктан, бу куллану кимүгә китерә, икенче яктан – акчаларны сак тотуны потенциаль инвестицион ресурс дип карарга да мөмкин, диде нотыкчы.


"Татар-информ" МА.