Рөстәм Миңнеханов Россиянең баш раввины Берл Лазар белән очрашты

01.02.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россиянең баш раввины һәм Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе президенты Берл Лазар белән очрашты.

Яклар мәдәни һәм дини элемтәләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасында яһүдләр җәмгыятенә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.