Татарстанның кайбер районнарында укытучылар өчен үткәрелгән диагностик тестлаштыру нәтиҗәләренең объективлыгы шик уята.
Бүген Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179нчы мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде.
Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Энгель Фәттахов искәртүенчә, база мәктәпләрендә хезмәт куючы укытучылар өчен фәнне белүгә БДИ форматында тренинг-тестлаштыру Татарстанда былтыр беренче тапкыр үткәрелде. Аны республиканың 14 мең 590 укытучысы узды. Тестлаштыру нәтиҗәләре муниципаль районнарга җибәрелгән. Министрлык һәр укытучы буенча нәтиҗәләрне анализламаган. Моны муниципаль методик хезмәтләр башкарырга тиеш. Тестлаштыру нәтиҗәләре буенча укытучылар белән методик эш оештыру зарур, дип билгеләп үтте министр. Әмма, аның фикеренчә, кайбер районнарда тестлаштыру нәтиҗәләренең объективлыгы шик уята. Аерым алганда, республиканың Кукмара, Мамадыш, Арча, Балтач, Лениногорск районнары фән укытучылары иң югары нәтиҗәләр күрсәткән. Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган кисемнәр (срезлар) аларның укучыларының чагыштырыла торган белем дәрәҗәсен расламый.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, тиздән Татарстан муниципаль берәмлекләрендә республика мониторинглау тикшеренүләрен һәм илкүләм тикшерү эшләрен уздыруның объективлыгы мәсьәләләре буенча ябык коллегия утырышы үткәрү күздә тотыла.
Шуны да билгеләп узыйк: Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Татарстан үрнәгендә быел рус теле һәм математика укытучылары өчен Бөтенроссия диагностик тестлаштыру уздыру турында карар кылган.
2016 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы инклюзив белем бирүне актив гамәлгә кертү бурычын куя. Бу хакта бүген ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында Энгель Фәттахов белдерде.