Рөстәм Миңнеханов: “Авыл хуҗалыгы өчен бюджет 1 миллиард сумга арттырылды”

29.05.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорски районына эш сәфәре кылды.

Иске Куак торак пункты янында Татарстан Президенты ТР муниципаль берәмлек башлыклары белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда җитештерелүче авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләрен карады. Шуннан соң ТР Президенты “Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасында агросәнәгать комплексында тотрыклылыкны саклау буенча бурычлар турында” дигән темага киңәшмә үткәрде.

Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, 2010 ел уңышына бәйле хәл зур борчу тудыра, шулай ук терлек азыгы әзерләүдә катлаулы вәзгыять урнашты. Агросәнәгать комплексы өчен беренче чираттагы бурыч – терлек азыгы һәм орлык белән тәэмин итү.

“Авыл хуҗалыгы өчен бюджет 1 миллиард сумга арттырылды”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтүдә өстәмә чаралар хакында. Аның сүзләренә караганда, крестьяннарны ягулык, ашлама, техника белән тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. Татарстан Президенты район башлыклары алдына барлык ресурсларны бергә туплау һәм районнарда 2010 елгы уңыш буенча махсус комиссияләр оештыру бурычын куйды.

Чирмешән районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров утырышта ясаган чыгышында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта районда минераль ашламалар кертүгә зур игътибар бирелә. 40 миллион сум акча гербицидлар алуга тотылачак. Көзге культуралар аеруча нык зыян күргән урыннарда алар терлек азыгы өчен урылачак һәм әлеге мәйданда печән чәчеләчәк. Кукуруз биләгән мәйданнар да арттырылган.

Район башлыгы авыл хуҗалыгына күрсәткән ярдәмнәре өчен республика һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, авылда килеп туган кыен хәлгә борчылалар. Әмма авыл кешеләре беренче чиратта үз көчеңә исәп тотарга кирәклеген яхшы аңлый.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киңәшмәдә ясаган докладында узган елгы корылыкның көньяк-көнчыгыш районнарга зур зыян китерүен билгеләп үтте. Әлеге зона өчен Оренбург торбасы факторы хас һәм биредә биш елның өчесендә җәй коры килә. “Әмма язмыш белән килешергә ярамый”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, эчке оештыру-административ ресурсларның барысын да бергә тупларга кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөмкин булган ярдәмне күрсәтәчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.