Рөстәм Миңнеханов: “Хуҗалыклар нык, халкы тырыш, бөтен авылларга үрнәк авыл ул – Гали”
29.05.2010Бүген Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылында I Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Татарстан, Чуашстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия республикалары, Киров, Ульяновск, Оренбург, Төмән, Свердловск, Түбән Новгород, Чиләбе, Тамбов, Пенза һәм башка өлкәләр, Пермь крае делегацияләре, Кытай Халык Республикасыннан килгән татар диаспорасы вәкилләре бер-бер артлы изге дога белән башланган бәйрәм мәйданы тирәли әйләнде. Гали авылы Сабан туенда мактаулы кунаклардан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков чыгыш ясады, анда РФ мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Гали авылында яшәүчеләргә Татарстан җитәкчелеге һәм татар халкы сәламнәрен җиткереп, монда килгәч, авылның яшәешен күреп ис-акылыбыз китте, дип белдерде. “Хуҗалыклар нык, халкы тырыш, бөтен авылларга үрнәк авыл ул – Гали”, - диде ТР Президенты. Р.Миңнеханов авылга киләчәктә дә уңышлар, Сабан туеның күңелле, ямьле үтүен теләде. ТР Президенты өлкә губернаторына мөрәҗәгать итеп, ил күләмендәге шундый чара оештырган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Татарстан исеменнән Гали авылы җирле үзидарәсенә “Фиат Дукато” автомобиле бүләк итте. Самара өлкәсе Похвистнево районы хакимияте башлыгы Александр Ларионов һәм шәхси эшмәкәр Расих Латыйповка, Казан белән ике арада мәдәни һәм икътисади элемтәләрне ныгытуда керткән өлешләре өчен, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре тапшырды. Самара өлкә “Туган тел” җәмгыяте вице-президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе һәм халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытканы өчен, ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Рөстәм Миңнеханов Гали авылына шулай ук күп санда китаплар бүләк итте.
“Бу бәйрәмдә халык рухы чагыла, ул борынгы да, тансык та, - диде үзенең котлау чыгышында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков. – Нәкъ шушы төбәктә халык дуслыгының көче сизелә. Эшли дә, бәйрәм дә итә беләсез, рәхмәт сезгә”.
“Идел буе федераль округында татарлар халык саны буенча икенче урынны били. Татарлар элек-электән үзләренең уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Эш сөючән халыкка шуны телим: инде хәзер яңгыр да вакытында яусын, кояш та вакытында чыксын”, - диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота.
Бәйрәм кунакларына Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков та котлау сүзләрен ирештерде. “I Бөтенроссия авыл Сабан туеның Самара өлкәсендә узуы – зур мәртәбә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, башка төбәк җитәкчеләре дә биредә. Бу көннәрдә үзенең 400 еллыгын билгеләп үткән Гали авылы, һичшиксез, тагын 400 ел яшәячәк әле, чөнки биредә уңган халык гомер итә”, - диде ул. В.Артяков авыл мәктәбенә, иң заманча спорт җиһазлары алу өчен, өлкә исеменнән сертификат бүләк итте.
Сабан туе ат чабышлары, уеннар белән дәвам итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.