Татарстан дәүләт оешмалары системасын модернизацияләүдә сынау төбәге булачак

28.05.2010

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр эшенең яңа системасын кертү буенча Россия Федерациясенең сынау төбәге булачак. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый нигезләмәсен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль Закон хакында фикер алышуга багышланган утырышта әнә шулай дип белдерде. Утырышта Россия финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко җитәкчелегендә федераль ведомство вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрне реформалаштыруда тәҗрибәсе бар инде. “Без автоном учреждениеләр буенча зур эш башкардык, бездә бюджет чыгымнарын исәпкә алып гамәлгә ашырылган тәҗрибә, бюджет чыгымнары һәм контрольгә бәйле инициативалар бар. Бүген исә федераль закон чыгаручылар үзгәрешләр кертте, без аларны тулысынча хуплыйбыз”, - диде Татарстан Президенты.

“Һәртөрле закон камилләштерүне таләп итә, әмма хәзерге законны инде кичә үк кабул итәргә кирәк иде”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республика яңа законны гамәлгә ашыруда сынау төбәге булачак.

“Хәзер безнең бурыч – Татарстан парламентына 15 октябрьгә кадәр кирәкле барлык документларны тапшыру, ә инде 2011 елның 1 гыйнварыннан без яңа закон буенча яши башларга телибез”, - дип белдерде Татарстан башлыгы.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин киңәшмә төгәлләнгәннән соң журналистларга сынау проектын гамәлгә ашыруның нечкәлекләре хакында сөйләде. Министрның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстандагы 12 мең дәүләт һәм муниципаль учреждениенең күпчелеге финанслауның смета принцибы буенча эшли. Дәүләт заказын үтәүче (алар моның өчен бюджеттан субсидия ала) 570 кә якын автоном учреждение генә искәрмә булып тора.

Яңа федераль закон бюджет учреждениеләре барлыкка килүне күздә тота, алар автоном учреждениеләр кебек үк дәүләт заказы принцибы буенча муниципаль, төбәк һәм федераль бюджетларның субсидияләре белән финансланачак. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең күбесен үзгәртеп кору күздә тотыла. Финанслауның смета принцибы казна учреждениеләре өчен сакланачак. Моннан тыш, Радик Гайзатуллинның сүзләренә караганда, Татарстанда автоном учреждениеләр дә сакланып калачак, киләчәктә аларның саны артыр дип көтелә. Автоном учреждениеләр бюджетныкыннан икътисади мөстәкыйльлек дәрәҗәсе буенча аерылып торачак.

Р.Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, федераль закон федерация субъектларына дәүләт учреждениеләренең яңа системасына күчү өчен 2012 елның 1 июленә кадәр вакыт бирә. Әмма Татарстан җитәкчелеге яңа системага 2011 елның 1 гыйнварыннан ук күчү турында карар чыгарды. Хәзерге вакытта, министрның сүзләренә караганда, тиешле норматив-хокукый актлар эшләнә. Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, һәр субъектка 20 гә якын норматив-хокукый акт кабул итәргә кирәк. Аерым алганда, ТР финанс министры билгеләп үткәнчә, финанслауның смета принцибын саклап калачак казна учреждениеләре исемлеген билгеләү зарур. Республика парламенты алдында Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү бурычы тора.

Россия финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко яңа системаны кабул итүдә кыюлык күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Бу Татарстан Хөкүмәте үз өстенә алган зур сәяси җаваплылык, - дип ассызыклады Т.Нестеренко. – Без республикада Россия Федерациясенең башка субъектларында куллану өчен хокукый актлар эшләнер дип өметләнәбез”.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.