Рөстәм Миңнеханов: “МВА программасы уңышлы булсын өчен,ТРҗитәкчелеге барлык идеяләрне хуплаячак"

28.05.2010

Халыкара дәрәҗәдәге менеджерлар әзерләүче МВА (Мастер делового администрирования” программасының Татарстанда эшли башлавына 10 ел тулды. Шул уңайдан бүген “Пирамида”да МВА программасын тәмамлаучыларның ΙΙΙ Форумы уза. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясендә “Доктор делового администрирования” программасының фәнни җитәкчесе Абел Аганбегян, Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан дәүләт финанс-икътисад институты ректоры Шамил Вәлитов, МВА программсы директоры Азат Ганиев һ.б. катнашты.

МВА - халыкара дәрәҗәдә югары квалификацияле идарәче кадрлар әзерләү буенча фундаменталь программа. Ул белгечләргә карьера баскычында күтәрелү өчен дә юл ача. 2000 нче елдан бирле аны Казан дәүләт финанс-икътисад институты базасында гамәлгә ашыру чорында, республиканың 260 оешма-предприятиесеннән 374 белгеч МВА дипломнарын алуга ирешкән. Аларның зур өлешен “Татэнерго” ААҖ (73 кеше), “КАМАЗ” (37 кеше) һәм “Газпром трансгаз Казан” (30 кеше) җәмгыятьләре кадрлары тәшкил итә. Бүген МВА программасы буенча КДФИИ базасында 110 кеше белем эсти. Узган еллар эчендә программа ярдәмендә Татарстан белгечләре генә түгел, Чувашия, Удмуртия, Мари Эл, Киров өлкәләре, Ростов, Екатеринбург, Владивосток, Новосибирски белгечләре дә белем алган. КДФИИ МВА программасын тәмамлаучыларның 2002 елдан бирле ассоциациясе эшләп килә.

Бу юнәлештә беренче адымнар ничек ясалуын үзенең сәламләү чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат искә төшереп узды. Аның ассызыклавынча, МВА - Санкт-Петербург һәм Франциянең югары менеджмент мәктәпләре белән безнең уртак партнерлык проекты. Казан дәүләт финанс-икътисад институтының МВА программасы бүген илдәге бу төр программаларның иң яхшы унлыгына керә. Дөнья күләмендә инде ике ел рәттән дөньяның иң яхшы 1000 бизнес-мәктәбе арасында. “Программа Татарстанның әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре, топ-менеджерларына читкә чыкмыйча гына, үзебездә һөнәри осталыкларын күтәрү мөмкинлеген бирә”, -ди Президент. Аның белдерүенчә, илнең, республиканың конкурентлыкка сәләтен белем дәрәҗәсе билгели. “Казандагы МВА программасы иң рейтинглы, уңышлы булсын өчен, республика җитәкчелеге алга таба да барлык идеяләрне хупларга әзер”, -дип белдерде Президент.

КДФИИ МВА программасы бүген МВА программаларының Халыкара Ассоциациясендә аккредитация уза. Ул Идел буе төбәгендә аккредитация алган бердәнбер программа булачак. Казан дәүләт финанс-икътисад институты ректоры Шамил Вәлитов сүзләренә караганда, вузның Казан (Идел буе) Федераль университеты составына керүе МВА программасы үсешенә яңа импульс бирәчәк.

МВА программасын тәмамлаучылар, укуларын РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе белән берлектә гамәлгә ашырылучы DBA (Доктор делового администрирования) программасы нигезендә дәвам итә ала. Ул мөмкинлек күптән түгел ТР Министрлар Кабинеты белән әлеге вуз арасында имзаланган партнерлык килешүендә урын алган. “Казанда гамәлгә ашырылучы МВА программасы данлыклы мәктәпкә әйләнә бара, биредәге профессорлар составы да бу хакта сөйли”, -ди -“Доктор делового администрирования” программасының фәнни җитәкчесе Абел Аганбегян.

Форумның пленар утырышында кризистан соңгы киңлек, икътисадны модернизацияләүнең мөһим критерие буларак энергия нәтиҗәлелеге, инвестиция проектларын финанслауга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Бу минутларда форумда катнашучылар “түгәрәк өстәл” утырышларында фикерләшүләрен дәвам итә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.