Рөстәм Миңнеханов Educare (Сингапур) компаниясенең генераль директоры Майк Тируман белән очрашты

27.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Educare (Сингапур) компаниясенең генераль директоры Майк Тируман белән очрашты. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты. 

Яклар "Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укыту сыйфаты" проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.