Татарстанда ветераннарга торак алу өчен бирелгән заявкаларның законлылыгы тикшереләчәк

22.05.2010

2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан ветераннарга торак алу өчен бирелгән заявкаларның законга туры килүе тикшереләчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 21 майга 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан субсидия алучылар реестрында 8384 ветеран исәпләнә, федераль үзәк тарафыннан 5,9 миллиард сумлык субсидия бүленгән.

Киңәшмәдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, торак алу өчен субсидия акчалары 5489 ветеранның счетына күчерелгән. Шул рәвешчә, 5,18 миллиард сумлык субсидия үзләштерелгән инде.

997 ветеран Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша торак алырга теләк белдерсә, 836 кеше фатир сайлау беркетмәләре белән килешү төзегән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта торак алу өчен гаризалар саны Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан финанслау тәэмин ителгән мөмкинлекләрне узып китә. Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы Татарстанга ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирер дип көтелә. Әмма хәзер, республика башлыгы фикеренчә, ветераннар белән торак алу өчен килешүләр төзүне федераль үзәктән өстәмә финанслау һәм аның сроклары күрсәтелгән раслама алганчыга кадәр туктатып торырга кирәк. “Ул чагында без килешүләр төзи алачакбыз, аларда торак алуның конкрет вакыты күрсәтеләчәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, ветераннар өчен күпфатирлы йортлар төзү тиешле темпларда алып барыла. Шул ук вакытта азкатлы йортлар төзелеше башланып китә алмый. “Хәзерге вакытта төзелеш көчләре җитмәү үзен бик нык сиздерә. Эшләргә комачауламасыннар өчен оештыру-хокукый мәсьәләләрне көн тәртибеннән төшереп калдырырга кирәк”, - дип белдерде министр.

Рөстәм Миңнеханов узган атнада гына да Татарстанда тагын 900 гә якын ветеранның торак алу өчен чиратка басуына игътибар юнәлтте. “Миңа ниндидер уен башланды кебек тоела. Бер атна эчендә 900 яңа ветеранның барлыкка килүе мөмкин хәл түгел, - диде Президент. - Әгәр без бу кешеләрне чыннан да онытканбыз икән, алар алдындагы бурычны үтәргә әзербез. Прокуратура органнары гаризаларның законга туры килүен тикшерергә тиеш”.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.