ТР Президенты Украинаның эшлекле даирә вәкилләре белән очрашуда катнашты

18.05.2010

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Украинаның эшлекле даирә вәкилләре белән очрашуда катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кичә, сәфәрнең беренче көнендә, Киевта Россия-Украина дәүләтара комиссиясенең өченче утырышы, РФ Президенты Дмитрий Медведев белән Украина Президенты Виктор Януковичның очрашуы узган, ике ил башлыгы Билгесез солдат каберенә веноклар салган. Бүген Россия делегациясе Украина эшлекле даирәсе белән очрашудан тыш, Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты студентлары белән дә очрашырга өлгергән.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.