ТР Премьер-министры Илдар Халиков Burrill & Company (АКШ) инвестицион фонды президенты белән очрашты
17.05.2010Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Burrill & Company (АКШ) инвестицион фонды президенты Стивен Беррел белән очрашты.
Очрашу ТРның РФндәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды (Мәскәү).
Очрашуда биотехнологияләр өлкәсендә уртак венчур фондын оештыру турында сүз барды.
Burrill & Company инвестицион фондының тәкъдимнәрен Илдар Халиков "төгәл тәкъдимнәр" дип атады.
Burrill & Company фонды вәкилләре Малайзия, Һиндстан, Кытай илләрендә туплаган тәҗрибәләре турында сөйләде.
Биотехнологияләр өлкәсендә татар-америка венчур фонды оешкан очракта Burrill & Company вәкилләре фондка үзләренең акцияләрен кертәчәген белдерде.
Очрашуда "ТР инвестиция-венчур фонды" директоры Айнур Айдельдинов, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, "Ак Барс" банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, Казан Идел буе дәүләт университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте.