Илдар Халиков Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраша
17.05.2010Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия башкаласында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраша. Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге саналган Әсәдуллаев йортында узачак.
Премьер-министр Татар мәдәнияте үзәге белән танышканнан соң, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре алдында чыгыш ясар, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе татар диаспорасы активистларын ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләр дип көтелә.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм башкалар катнашачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.