Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет утырышы узды
15.05.2010Бүген “Казан” Милли мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет утырышы узды. “Бердәмроссиялеләр” бу көздә хакимиятнең җирле органнарына депутатлар сайлау кампаниясен үткәрү чорында партиянең төбәк бүлеге бурычларын билгеләде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан мэры Илсур Метшин, партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы комиссиясе әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан “бердәмроссиялеләре” лидеры Фәрит Мөхәммәтшин утырыш башлангач та “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясенә әзерлек һәм үткәрү бурычлары” турында доклад белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында бу кампаниянең әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм партия әгъзаларын барлык юнәлешләр буенча да актив эш алып барырга чакырды. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре партиядәшләрен җитди иҗтимагый-сәяси эш башларга өндәде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика Илбашы буларак “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет утырышында беренче тапкыр катнашуын белдерде. “Хакимиятнең җирле органнарына депутатлар сайлау кампаниясе – әһәмияткә ия һәм җаваплы вакыт”, - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләрен республикадагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый вәзгыять белән кыскача таныштырды. “Татарстан – РФның башка субъектлары арасында күп кенә юнәлешләр буенча лидер булып тора”, - диде республика башлыгы. Ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагы өчен борчылуын белдерде. Һава температурасы югары булу һәм яңгыр бөтенләй яумыйча тору сәбәпле, туфракта дым бик аз, ә бу чәчүлекләрне куркыныч астына куя, диде. Моның белән бәйле рәвештә, авылда бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, бу вәзгыятьтән чыгу юлын табарга кирәк, дип белдерде.
Татарстан Президенты агымдагы елның октябрендә узачак муниципаль сайлаулар турында сөйләгәндә: “Сайлаулар – агитация һәм пропаганда гына түгел”, - дип белдерде. Сайлаучыга республикада башкарыла торган эшләр хакында белдерергә кирәк, дип ассызыклады ул. Моның өчен иң югары дәрәҗәдә республика проектларын гамәлгә ашырырга кирәк. Аерым алганда, капиталь ремонт буенча сынау проектын , ветераннарны торак белән тәэмин итү, “Һәркем сатып алырлык торак” программасын үстерү диде ТР Президенты.
Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстан объектлар төзелеше белән горурлана ала. Универсиаданың күп кенә объектлары тапшырылды, ветераннар торак белән тәэмин ителә.
ТР Президенты үз чыгышында сайлаучыларга бу проектлар турында сөйләү, шулай ук республикада гамәлгә куела торган программаларның барлык нечкәлекләрен аңлату зарур, дип билгеләп үтте. Шуның белән ул “бердәмроссиялеләр”не урыннарда халык белән актив эшләргә чакырды. Республика башлыгы октябрьдә сайлауларда катнашачак оппозицион партияләр темасына кагылып: “Оппозиция булырга тиеш. Әмма аның белән конструктив мөнәсәбәтләр төзи белергә кирәк”, диде.
Рөстәм Миңнеханов чыгышы ахырында “Бердәм Россия” партиясе Татарстан бүлеге – “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең иң зур бүлекләренең берсе дип билгеләп үтте. Безнең бурыч – үз дәрәҗәбезне саклап калу”, диде ул һәм - “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге абруйлы булып калачагына ышаныч белдерде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.