Рөстәм Миңнеханов: “Җылылык белән тәэмин итү системасын баланстан чыгарырга ярамый”
15.05.2010Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы” Федераль законны гамәлгә кую, шулай ук 2010 елда төзелеш һәм торак тапшыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Республиканың муниципаль районнар башлыклары катнашындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ТР Президенты киңәшмәне ачканда Татарстан территориясендә федераль законны гамәлгә ашыруда билгеле алга китеш бар, әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр дә кала, аерым алганда, сүз ике контурлы котеллар урнаштыру турында бара, дип белдерде. “Безнең тарафтан эшләнгән сервис структурасы җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм ышанычлы эшли. Әмма кайбер территорияләрдә эш тәҗрибәсе булмаган сервис компанияләре барлыкка килде. Бу җитди мәсьәлә, аңа күзәтү хезмәтләре игътибарлы булырга тиеш. Җылылык белән тәэмин итү системасын баланстан чыгарырга ярамый. Газ белән тәэмин итү системасын урнаштыруда сак эш итәргә кирәк, чөнки кеше гомере аларның ничек эшләвенә бәйле, - диде ТР Президенты.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин 5 майда 77 нче Федераль закон кабул ителүен белдерде, аның нигезендә 1 елга, 2012 елга кадәр җылылык һәм су белән тәэмин итү, су бүлү өлкәсендә субсидияләүне бетерү сроклары озайтыла, дип белдерде. 2010 елда программаларны финанслауның гомуми күләме капиталь ремонт программасы нигезендә моношәһәрләр буенча бүлеп бирелә торган акчаларны да исәпкә алып 6 млрд. 442 млн. сум тәшкил итә, учет алып баручы приборлар белән җиһазлау программасы буенча - 1 млрд. 588 млн. сум, ике контурлы котеллар белән җиһазлау - 549 млн. сум. Барлык программаларны да гамәлгә ашыруга бер елга 8 млрд. 579 млн. сум акча каралган.
Республикада капиталь ремонт программасы буенча 3420 йорт төзекләндерелә. Муниципаль берәмлекләрнең 12 майга булган мәгълүматларына караганда, капиталь ремонт программасы буенча моношәһәрләрне дә исәпкә алып 1 млрд. 300 мең сумга якын акча үзләштерелгән яки гомуми күләмнең 20 проценты. Апас һәм Кайбыч районнарында программаны тулысынча үзләштергәннәр. Актаныш, Нурлат, Саба һәм Теләче районнарында бер елда үтәлергә тиешле эшнең яртысы башкарылган.
“Хезмәтне финаслау мәсьәләсе дә бар. Программа тәмамланырга күп вакыт калмады”, - диде министр. Аның сүзләренчә, Бөгелмә муниципаль берәмлеге тарафыннан элеккечә бер тиен акча да бүлеп бирелмәгән, ә Чаллыда тиешле 30 процент урынына 13 процент кына аванс күчерелгән. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән бары тик 11 муниципаль берәмлек кенә тулы күләмдә килешү төзегән. 12 майга булган мәгълүматларга караганда, республика буенча йортларның 60 процентына гына килешү төзелгән.
Шулай ук Дәүләт торак фронды социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән торак йортлар буенча килешүләр төзү мәсьәләсе хәл ителмәгән килеш кала. Программада катнашучылар Дәүләт торак фонды белән төзелгән килешү нигезендә сатып алынмаган квадрат метрлар өчен түли, 2010 елда ул 1 кв. метр өчен 5 сум тәшкил итә. 12 май хисабына караганда, республика буенча халыктан еллык лимитның 17 проценты алынган. Барлыгы 650 млн. сум акча җыелган. Әлегә 18 муниципаль район акча күчерү өчен заявка бирмәгән.
Марат Хөснуллин социаль ипотека буенча торак тапшыру турында да белдерде. Фонд хисабы буенча республикада 4 айда 109 мең кв. метр торак тапшырылган, бу планлаштырылганның 14,5 процентын тәшкил итә. Шул исәптә агронәгать комплексы буенча 79,5 мең кв. метр торак төзелгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча “Агросәнәгать комплексы үсеше” илкүләм проекты кысаларында “Авылда яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча муниципаль берәмлекләргә беренче транштан 163 гаиләгә 177,1 млн. сум (РФ бюджетыннан 74 миллион сум, ТР бюджетыннан 103 миллион сум) акча бүлеп бирелгән. Бу сумма Дәүләт торак фондына күчерелгән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.