Илдар Халиков фикеренчә, Зәйдәге бәйрәм тамашасына Россия шәһәрләре дә көнләшерлек
08.05.2010Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов белән бергә Зәйнең “Энергия” стадионында оештырылган бәйрәм тамашасында булды.
Стадионда алма төшәрлек тә урын юк иде. Трибуналарда – зәйлеләрнең яше-карты. Ветераннарга балконда иң уңайлы урыннар калдырылган иде. Стадионда уздырылган киң колачлы бәйрәм тамашасында меңгә якын кеше, автомобильләр, атлар катнашты.
Тамашаны ачканда, район башлыгы Татьяна Воропаева: “Бөек Ватан сугышы зәйлеләргә бик нык кагылган – фронттан районның 7600 кешесе әйләнеп кайтмаган. Кечкенә генә Бигеш авылыннан 175 кеше сугышка киткән, шуларның 150 се һәлак булган”, - дип билгеләп үтте. Ул район халкы исеменнән, бүгенге буынның баш очында тыныч күк йөзен күрүе өчен, ветераннарга эчкерсез рәхмәтен белдерде.
Олег Морозов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы бөтен халыкны берләштерде. Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры: “Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, әмма сугыш безне бердәм һәм бөек халыкка әверелдерде. Бик зур, күпмилләтле Ватаныбызда сугыш җиле кагылмаган гаиләне табуы мөмкин түгел. Бабам, әтием фронтовиклар иде, мин алардан сугыш турында хикәятләр ишетеп үстем. Үзем дә балаларыма сугыш турында сөйләдем, алар да бу хакта оныкларыма сөйләячәк”, - диде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Президент һәм Хөкүмәт исеменнән Зәй халкын Бөек Җиңүнең юбилее белән котлады. “Без сезнең алда баш ия һәм рәхмәт әйтә алуыбызга Ходайга рәхмәтлебез. Ә хәзер мин сезгә иң яхшы изге нәрсәләр – сәламәтлек, балаларыгыз һәм якынннарыгызның җылы мөнәсәбәтен, гаиләләрегезгә күбрәк шатлык килүен телим. Ышандырып әйтәм, сезнең – бөек җиңүчеләр милләтенең казанышларын, һичшиксез, дәвам итәрбез”, - диде И.Халиков.
Ветераннар исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашкан Леонид Маштаков чыгыш ясады. Ул совет халкы батырлыгын онытмаска өндәде, яшь зәйлеләргә символик факел тапшырды.
Чыгышлардан соң стадионда тамаша башланды, ә мактаулы кунаклар трибунадагы ветераннарга кушылды.
Тантанадан соң Илдар Халиков журналистларга биргән интервьюсында, Зәйгә, бәйрәмдә катнашу өчен генә түгел, яңа вазифасында район белән якыннанрак танышу өчен килүен әйтте. “Шулай килеп чыккан инде, Зәй, Татарстанның башка районнарына караганда, Бөек Ватан сугышында иң күп югалтуларга дучар булган. Шунлыктан, Бөек Җиңү бәйрәме районның бөтен кешеләре өчен бик мөһим. Мондагы тамаша, ышануымча, Россиянең теләсә кайсы өлкә-үзәге кызыгырлык югары дәрәҗәдә оештырылган иде”, - диде Премьер-министр.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.