Татарстанда парк һәм скверлар дирекциясе булдырылачак. Хәзерге вакытта яңа структураның оештыру-хокукый формасы турында мәсьәлә хәл ителә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Президентының парк һәм скверлар мәсьәләсе буенча ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.
Аның сүзләренчә, Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында урман-парк территорияләре үсеше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен тиешле вазифаларны үз өстенә алучы структура кирәк.
Бу программа эшчәнлегендә берничә юнәлеш бар: бер яктан, булдырылган объектларны, территорияләрне дөрес карап тору кирәклеге турында сүз барса, икенче яктан, эшмәкәрлек һәм партнерлык программалары белән дөрес эш алып бару кирәк. “Әйе, аерым эш фронты бар, аның белән аерым кешеләр шөгыльләнергә тиеш”, - дип аңлатты Наталия Фишман.
Шулай ук Наталия Фишман, тиздән зур паркларның үз директорлары барлыкка киләчәк, алар ачык тавыш бирү юлы белән сайланачак, дип ассызыклады.