Рөстәм Миңнеханов язучы Гүзәл Яхина белән очрашты

25.12.2015

Язучы Гүзәл Яхина белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. 

Искәртик, Гүзәл Яхина һәм аның романы "Зөләйха күзләрен ача" романын тәмамланып килүче Әдәбият елы ачышы дип атыйлар.

Гүзәл Яхина "Большая книга" илкүләм әдәбият премиясе лауреаты булды, аның романы "Ел китабы", "Ясная поляна" премияләренә лаек булды. 

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов язучының алга таба иҗади планнары белән кызыксынды, аңа уңышлар һәм әсәрләре өчен кызыклы сюжетлар табуын теләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.