ТР Президенты Ислам шәхси секторны үстерү корпорациясенең башкаручы директоры белән очрашты
29.04.2010Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Ислам шәхси секторны үстерү корпорациясенең башкаручы директоры Халит Мөхәммәт Әл Абуди киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.
“Безнең проектлар формалашу процессында һәм аларга гамәлгә куелсын өчен планлы рәвештә конструктив эш алып барырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Искә төшереп үтәбез, 2010 елның мартында Татарстан халыкара инвестиция компаниясе булдырылды, акционерлар инвестицияләү өчен приоритетлы юнәлешләр буларак инфраструктура, телекоммуникацияләр, авыл хуҗалыгы, финанслар, кече энергетика, хәләл индустриясе үсешен атады.
Татарстан халыкара инвестиция компаниясенең акционерлары - Ислам үсеш банкы, ТР Инвестиция-венчур фонды, Казанны үстерү буенча бюджеттан тыш программалар дирекциясе, «Foras» инвестиция компаниясе, «Tanmiyat» инвестиция төркеме һ.б.
2010 елның 26 мартында ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Халит Мөхәммәт Әл Абуди Татарстан халыкара инвестиция компаниясен оештыру турындагы килешүгә кул куйган иде.
Кичә узган очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов белән Халит Мөхәммәт Әл Абуди Абуди элек билгеләнгән проектларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышты. Аерым алганда, Халыкара күргәзмә үзәге һәм Хәләл продукция үзәге булдыру проектлары турында сүз барды.
Шулай ук яклар “Казан” Халыкара аэропорты үстерү кысаларында хезмәттәшлек итү буенча киләчәк планнар турында да сөйләшү алып барды.
Моннан тыш, Халит Мөхәммәт Әл Абуди Абуди “Көнбатыш Ауропа - Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры проектын (автоюлның бер өлеше Татарстан республикасы аша уза) гамәлгә ашыру белән кызыксынуын белдерде.
Очрашу вакытында Татарстанны ислам банкингын үстерү мәйданы буларак файдалану мәсьәләсе турында да сүз булды.
Очрашуда ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, "Линова" Инвестицион-финас компаниясенең генераль директоры Линар Якупов катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.