ТР Президенты Күвәйтнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты

29.04.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Күвәйт дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Насер Хаҗи Ибраһим Әл-Мөзәйән әфәнде белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан Президенты хезмәттәшлекне ныгыту өчен Күвәйт бизнес-делегацияләренең Татарстанга визитларын оештырырга тәкъдим итте. “Сезнең сәфәрегез ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә этәргеч булачак”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, илче Татарстан башлыгына Күвәйтне үстерү планы кабул ителүе хакында сөйләде. Биш елга исәпләнгән әлеге план нигезендә төрле корылмалар, юллар төзү һәм башка проектлар каралган. Шуңа бәйле рәвештә Насер Әл-Мөзәйән ТР компанияләренә бу проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга тәкъдим итте.

Журналистларга биргән интервьюсында илче билгеләп үткәнчә, очрашу барышында ул Күвәйт җитәкчелеге исеменнән Рөстәм Миңнехановны Президент вәкаләтләре бирелүе белән котлаган һәм аңа уңышлар теләгән. Илче әфәнде шулай ук Рөстәм Миңнехановны Татарстанга визиты программасы белән таныштырган: кичә ул Күвәйт дәүләтенә багышланган “Гарәп мәдәнияте көннәре” чараларында катнашкан һәм берничә очрашу үткәргән. “Әлеге очрашулар безнең дәүләтләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга хезмәт итәр дип өметләнәм”, - дип ассызыклады ул. Насер Әл-Мөзәйән Татарстан һәм Күвәйт арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяләде. “Татарстан белән Күвәйт арасындагы хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә, аеруча мәдәният, сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә”, - дип ассызыклады ул.

Илче гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә хәбәр иткәнчә, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева белән очрашуда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган төрле чаралар үткәрү мөмкинлегенә бәйле мәсьәлә хакында фикер алышынган. Әлеге уңайдан шуны искәртергә кирәк, 2010 елның 1 мартында Күвәйттә нәшер ителүче “Әл-Араби” журналында Г.Тукайның “Шүрәле” әкият-поэмасының тәрҗемәсе дөнья күргән.

“Соңгы елларда Татарстан белән Күвәйт арасындагы мөнәсәбәтләр киңәя”, - дип ассызыклады Зилә Вәлиева һәм быелның апрелендә ТР Рәссамнар берлеге делегациясенең Күвәйткә визит белән баруы хакында сөйләде. Сәфәр кысаларында “Татарстан Республикасының бүгенге сәнгате” дигән күргәзмә оештырылган. Моннан тыш, 2009 елның июнендә Күвәйт дипломатлары Казанга сәфәр кылган, шул ук елның июлендә Күвәйт Рәссамнар ассоциациясе делегациясе Татарстанга килеп киткән. “Күвәйт рәсем сәнгате” дигән күргәзмә оештырылган.

ТР Премьер-министры урынбасары хәбәр иткәнчә, очрашу барышында илче әфәнде Күвәйттә Татарстанның туристлык офисын ачарга тәкъдим иткән. “Без бу мәсьәләне караячакбыз”, - диде Насер Әл-Мөзәйән.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.