Илдар Халиков Кама аръягының өч районында булды

29.04.2010

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнарында булды. Сәфәрнең максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүне контрольдә тоту һәм язгы кыр эшләре барышын күзәтү.

Сәфәрдә ТР Хөкүмәт башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыклары озатып йөрде

Нурлатта Илдар Халиковны шәһәр лицеенда булды. 2006 елда төзелгән заманча бинада урнашкан мәктәптә 513 укучы белем ала һәм балалар бакчасына 75 бала йөри. ТР Хөкүмәте башлыгы лицейда спорт залын карады. Лицей җитәкчелеге биредә укучыларга патриотизм хисе тәрбияләүгә аеруча игътибар бирелүен билгеләп үтте. Киләсе елда лицейда кадет сыйныфлары барлыкка киләчәк.

Аннары ТР Хөкүмәте башлыгы Нурлатта Спорт сараенда һәм Дан аллеясендә булды. Соңыннан Егоркино торак пункты белән янәшә урнашкан кырда хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Марат Әхмәтов җитәкчелек алдына 3-4 көн дәвамында чәчү эшләрен тәмамлау бурычын куйды. Хәзерге вакытта кырларның 60 процент мәйданында эш төгәлләнгән инде. Министр фикеренчә, быел Нурлат районында терлекчелек тармагын актив үстерергә кирәк.

Илдар Халиков гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән районда күргәннәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, Нурлат районында ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы үз вакытында үтәләчәгенә шик юк. “Шулай ук Нурлат районы авыл хуҗалыгы үсеше буенча лидер һәм үрнәк булып тора”, - дип белдерде Премьер-министр.

Чистайда Илдар Халиков Шәмсетдинов урамында төзелә торган йортны карады. Бу йорттан ике фатир ветераннарга биреләчәк. Районда 2005 елның 1 мартына кадәр барлыгы 48 ветеран чиратка баскан – алар барысы да фатирлы булачак. Хәзерге вакытта район 2005 елның 1 мартына кадәр чиртака баскан ветераннар өчен торак субсидиясенең беренче траншын алган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.