“Татнефть” дивидендларны арттыра

29.04.2010

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты – компания Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2011-2012 елларда нефть чыгару һәм геологик-техник чаралар үткәрү планнары хакында фикер алыштылар һәм аларны кабул иттеләр. Бу чорда “Татнефть” ААҖ Татарстан территориясендә елына 25,4 миллион тонна нефть чыгарырга ниятли. Россия Федерациясенең башка субъектларындагы лицензияле участокларда 2011 елда – 288,8 мең, 2012 елда 292,5 мең тонна “кара алтын” чыгарылачак.

“Татнефть” ААҖнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2011-2012 елларда нефть чыгару планын тәэмин итү буенча геологик-техник чараларның төп күләме бораулау, яңа скважиналар сафка бастыру һәм скважиналарның гамәлдәге фондында капиталь ремонт үткәрүне үз эченә ала.

Директорлар советы 2009 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышының көн тәртибен, акционерларга тәкъдим ителүче материаллар исемлеген һәм җыелышка әзерләнүдәге кайбер башка мәсьәләләрне раслады. 2009 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләү мәсьәләсе каралды. Аларны 2009 елда алынган чиста табышның 30 проценты күләмендә түләргә тәкъдим ителде.

Директорлар советында шулай ук беренче кварталда “Татнефть” бюджетының үтәлеш нәтиҗәләре каралды, 2010 елның май аена бюджет расланды, компания эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр тикшерелде.

Искәртеп узабыз, 2009 елда “Татнефть” 25,85 миллион тонна нефть чыгарган, бу 2008 ел белән чагыштырганда 84,3 мең тоннага артык. Тулаем алганда, компаниянең консолидацияләнгән күрсәткече, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә табылган нефтьне дә исәпкә алып, 26,106 миллион тонна тәшкил иткән.

“Татнефть” 2009 елда Россия бухгалтерлык хисабы системасы нигезендә 50,87 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган, бу 2008 елга караганда 48 процентка артык. 2008 ел нәтиҗәләре буенча компания дивидендларга 10,3 миллиард сум яки 34,303 миллиард сум тәшкил иткән чиста табышының 30 процентын юнәлткән. 2007 елда исә дивиденд түләүләре 13,14 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 43,811 миллиард сум тәшкил иткән чиста табышның шулай ук 30 проценты дигән сүз.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.