ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Дания эшлекле форумында катнашты

28.04.2010

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгаген шәһәрендә Россия-Дания эшлекле форумында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Форумда күтәрелгән төп мәсьәләләр энергетика һәм энергия саклау технологияләре, инвестицияләр, авыл хуҗалыгын үстерү һәм транспорт белән бәйле булган. Россия дә, Дания дә Ауропада энергия куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, газ белән тәэмин итү маршрутларын диверсификацияләүгә өлеш кертүче булганга, энергетика ике ил арасында хезмәттәшлектә төп өлкә булачак.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында Дания премьер-министры Ларс Расмуссен белән очрашуда катнашкан

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы