ТР белән “АВТОВАЗ” арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куелды
26.04.2010ТР Президенты Рөстәм Миңнехановы бүген Кремльдә “АВТОВАЗ” ААҖ президенты Игорь Комаров белән очрашты. Очрашу нәтиҗәсе буларак ТР белән “АВТОВАЗ” арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куелды. Ике арадагы партнерлык мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга тиешле бу документны “АВТОВАЗ” президенты Игорь Комаров белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
Татарстан Президенты очрашуда белдергәнчә, Россиядә төп ике автомобиль үзәге бар- аның берсе “АВТОВАЗ” урнашкан Тольятти булса, икенчесе -“КАМАЗ” урнашкан Чаллы төбәге. Хәзер яңа автомобиль үзәкләре барлыкка килүгә карамастан, бу ике төбәк үзәк булып кала. Билгеле булганча, агымдагы елның 8 мартында илдә иске автомобильләрне утильләштерү һәм үзебездә эшләнгән яңа автомобильләрне сатып алуны стимуллаштыру буенча эксперимент старт алган иде. Иске автомобиль хуҗаларының яртысыннан артык өлеше ил күләмендә дә, Татарстанда да Тольяттида җыелучы LADA маркасына өстенлек бирә. Рөстәм Миңнеханов бу эксперимент дәвамлы булырга тиеш, дип саный. Аның белдерүенчә, экспериментны җиңел автомобильләр буенча гына түгел, башка төр техника, мәсәлән, йөк автомобильләре, тракторлар буенча да дәвам итеп булыр иде. Бу, бердән, автозаводларның продукциясенә куллану базары табарга ярдәм итсә, икенчедән, экологик проблеманы чишүнең бер юлы да.
Инде ике арадагы хезмәттәшлеккә килгәндә, Президент белдерүенчә, “АВТОВАЗ” урнашкан Самара өлкәсе белән Татарстанны, бердән күршеләр булу якынайта. Икенчедән, “АВТОВАЗ” белән Татарстан предприятиеләре бер-берсен продукция белән тәэмин итә. “Ике арадагы хезмәттәшлек үсеше килешкән төстә һәм интеграцияле булырга тиеш. Бу ике як өчен дә файдалы продукция алмашуда да, автомобиль тармагы өчен компонентлар базасын алга таба үстерүдә дә чагылырга тиеш”, -дип саный ул. Рөстәм Миңнеханов ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү буенча барлык килешүләрнең Татарстан ягыннан үтәләчәген ышандырды. Аның ассызыклавынча, ТР яңа Премьер-министры Илдар Халиков рухы, тәҗрибәсе белән автомобиль төзелешенә якын, авыр елларында “КАМАЗ” да эшләгән кеше. Татарстан башлыгы “АВТОВАЗ” делегациясенең Татарстанга бу сәфәре ике арада элемтәләрне үстерүгә җитди этәргеч бирер дигән өметтә калды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы