Рөстәм Миңнеханов: “ТАИФ” үз эше белән кыенлыкларны җиңәргә сәләтле икәнлеген расларга тиеш”
23.04.2010Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты.
“ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов компания эшчәнлеге турында йомгаклау доклады белән чыгыш ясады. ААҖ җитәкчесенең еллык хисабы мәгълүматларына караганда, “ТАИФ” компанияләр төркеменең гомуми кереме 257 миллиард сум тәшкил иткән. Продукциягә бәяләрнең төшүе аркасында 2009 елдагы гомуми керем 2008 елга (292 миллиард сум) караганда азрак булган, шул ук вакытта җитештерелгән продукциянең физик күләме 4 процентка үскән.
2009 елда “ТАИФ” компанияләр төркеменә керүче барлык предприятиеләрнең чиста табышы 19 миллиард сум тәшкил иткән, шуның белән бергә, А.Шиһабетдинов искәртеп узганча, 2008 елда гомуми нәтиҗә тискәре булган.
А.Шиһабетдинов шулай ук 2010 елның беренче кварталы мәгълүматларын да китерде. “ТАИФ” компанияләр төркеме предприятиеләренең өч айдагы кереме - 77,6 миллиард сум (2009 елның беренче кварталында – 45,8 миллиард), чиста табыш 5,5 миллиард сум тәшкил иткән.
Альберт Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, компания алдына куелган бурычлар, кыенлыкларга да карамастан, уңышлы үтәлгән.
2009 елда “ТАИФ” ААҖ 3,233 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган. Узган ел инвестицияләргә 2,5 миллиард сум акча юнәлдерелгән.
Еллык җыелышта компания директорлар советының яңа составы сайланды. Элеккеге составтан аермалы буларак, аннан “Казаноргсинтез” ААҖ генераль директоры Леонид Алехин чыкты, беренче тапкыр бәйсез директор - “Туры инвестицияләр милли агентлыгы” коммерцияле булмаган партнерлыгы идарәсе рәисе, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең идарә әгъзасы Игорь Вдовин керде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “ТАИФ” компанияләр төркеменең эшенә нәтиҗә ясап, болай дип белдерде: “Без 2009 елдагы проблемаларны онытырга һәм үз эшебез белән кыенлыкларны җиңәргә сәләтле икәнлегебезне расларга тиеш”.
Р.Миңнеханов директорлар советына Рөстәм Сүлтиевне янә директорлар советы рәисе вазифасына билгеләргә, шулай ук генераль директор Альберт Шиһабетдиновның вәкаләтләрен расларга тәкъдим итте. Директорлар советы әгъзалары Р.Миңнехановның тәкъдиме белән килеште.
Еллык җыелыш төгәлләнгәннән соң үткәрелгән матбугат конференциясендә Альберт Шиһабетдинов хәбәр иткәнчә, алга таба компания бәйсез директорлар җәлеп итү тәҗрибәсен дәвам итәргә ниятли. “Киләчәктә мин директорлар советындагы әгъзаларның ким дигәндә 51 процентын бәйсез итеп күрергә телим, - дип ассызыклады А.Шиһабетдинов. - Әмма моны акционерлар хәл итәргә тиеш. Минем фикеремчә, компаниянең ачыклыгы өстәмә инвестицияләр җәлеп итү өчен бик тә мөһим”.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы