Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче билгеләнде
23.04.2010Бүген Татарстан ТР Премьер-министры Илдар Халиков Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче Наил Мәһдиевне тәкъдим итте. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. ТР урман хуҗалыгының экс-министры Валерий Власов икенче эшкә күчү сәбәпле, үз вазыйфасыннан азат ителде.
Татарстан Премьер-министры Валерий Власовка ТР урман хуҗалыгы министры сыйфатында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Сез республика җитәкчелеге хөрмәтенә ия”, - дип билгеләп үтте И.Халиков. Ул Валерий Власовның Татарстан Президенты Указы белән Татарстан Рсепубликасы Куркынычсызлык советы секретаре итеп билгеләнүен белдерде.
ТР Хөкүмәте башлыгы Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына Татарстан Президентының Мәһдиев Наил Гамбәр улының Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләү турындагы Указын укыды. “Бу зур, җитди команда тарафыннан чынга ашырыла торган катлаулы, җаваплы юнәлеш”, - дип белдрде Илдар Халиков.
Валерий Власов үз чиратында И.Халиковны ТР Премьер-министры вазыйфасына билгеләнүе белән котлады һәм республика җитәкчелегенә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына ярдәм итүе өчен рзхмәт белдерде. Шулай ук ул барлык урманчылар һәм шәхсән үз исеменнән Наил Мәһдиевне яңа вазифага билгеләнүе белән котлады. “Без бергә эшләдек, ул урман хуҗалыгын яхшы белә”, - диде В.Власов һәм уңышлар теләде.
Наил Мәһдиев республика җитәкчелегенә үзенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтте. “Мин белемем һәм бөтен барлыгым белән дә урман хуҗалыгы хезмәткәре. Ленинград урман-техника академиясен тәмамладым. Сез шөгыльләнгән барлык мәсьәләләр дә миңа таныш. Татарстан җитәкчелеге тырышлыгы белән республикада урман тармагы игътибардан читтә түгел”, - диде ТР урман хуҗалыгы министры коллективка мөрәҗәгать итеп.
Ул Татарстанның урман тармагы Россиядә иң яхшылардан булсын өчен бар көчемне биреп эшләячәкмен дип белдерде. “Безнең алга республика җитәкчелеге шундый бурыч куя. Куелган бурычларны үтәргә тырышыйк”, - дип чакырды Н.Мәһдиев.
“Татарстан Президентының позициясе – лидер һәм Россиядә иң яшылар рәтендә булу. Әйдәгез, безнең республика матуррак, халык яхшырак яшәсен өчен барысын да эшлик дип йомгак ясады ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
"Татар-информ" мәглүмат агентлыгы