Рөстәм Миңнеханов: “Галимнәрнең аңнарын “уятып”, яңа технологияләр булдыруга кызыксындыру бара"

23.04.2010

“Соңгы елларда республикада галимнәр, яшь белгечләрнең аңнарын “уятып”, аларны яңа технологияләр, җиһазлар төзүгә кызыксындыруга зур игътибар бирелә. Россия һәм аннан читтә Татарстан белән кызыксыну да арта бара”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов биш ел дәвамында Казанда венчур ярминкәләре уздыруда ирешелгән төп нәтиҗәләр дип әнә шуларны атады. Президент бу фикерен бүген “Корстон”да V Казан венчур ярминкәсенең пленар утырышында җиткерде. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Сергей Мазуренко, “Россия венчур компаниясе” ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, Фән-техника өлкәсендәге кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, Россия Туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, венчур ярминкәләре ярдәмендә республикада аңнарны ачу эше алга таба да дәвам итәчәк. Аның сүзләренә караганда, ярминкә башлангыч этабында инновацияле идеяләргә генә нигезләнгән булса, ул хәзер елдан-ел проектлар белән тулылана, эчтәлеклерәк була бара. Быелгы чарада да, аның фикеренчә, кызыклы проектлар күп. “Ил күләмендә көндәшлеккә сәләтне күтәрү, югары технологияле булу турында сүз алып барыла. Бүгенге проектларны карап без потенциалыбызның никадәр зур булуына инандык. Алар арасыннан иң лаеклыларны сайлап алып, аларны алга таба үстерү өчен ярдәм итәргә тиешбез. Араларында тормышка сәләтле булмаганнары да очрый. Аларны да камилләштерергә кирәк”, - дип белдерде республика башлыгы.

Президент республиканың инновацион потенциалын үстерүдә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм федераль дәрәҗәдәге тикшеренү университетына зур өметләр баглануын җиткерде. Аның белдерүенчә, нефть химиясе көчле үсеш алган республика бу юнәлештә дә федераль университет булдыруга өметләнә. Президент Казан дәүләт технология университеты шундый федераль үзәк булырга тиеш дип саный. Эшләнмәләр үзәге буларак “Идея” технопаркы, башка инновацияле инфраструктура да Татарстанга конкурентлы булырга ярдәм итәргә тиеш. “Республика технологияләрне читтән сатып алырга тиеш түгел. Фәнни-техник, интеллектуаль потенциалны үстерүгә барлык шартлар тудырырга тиешбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан Президент Казан венчур ярминкәсен оештыруның башында торучыларның берсе - Россия Туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконенга шушы еллар эчендә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдереп, аңа “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медален тапшырды.

Киләсе елда VI Казан венчур ярминкәсе 22нче апрельдә узачак. Альбина Никконен 2011 елгы чараның тармак ярминкәсе итеп уздырылачагын хәбәр итеп, министрлык-ведомстволарны эксперт комиссиясенә тәкъдим итү өчен проектлар әзерләргә чакырды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы