Татарстан Дәүләт Советы ТР Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатураларын раслады

22.04.2010

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бүген республика Президенты тәкъдим иткән ТР Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатураларын раслады. Парламент депутатлары тәкъдим ителгән һәр 6 кандидатураны да күпчелек тавыш белән раслады.

Татарстан Парламенты беренче вице-премьер Равил Моратов, вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, вице-премьер – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, вице-премьер – мәдәният министры Зилә Вәлиева, вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров кандидатураларын раслады.

Исегезгә төшерәбез: дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 10нчы сессиядә бүген Илдар Халиковны Татарстан Премьер-министры вазифасында раслады. Алга таба исә министрлар Премьер-министр тәкъдиме белән ТР Президенты указлары нигезендә расланачак – парламент белән килешү инде кирәк түгел.

“Без бүген республикабызның яңа Хөкүмәтен бик тиз формалаштырдык. Мин яңа Президент буларак сезгә ярдәмегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Алга таба бергә эшләрбез дигән өметтә калам”, - дип мөрәҗәгать итте бүген депутатларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин яңа Хөкүмәткә “уңышлы, актив һәм үтемле итеп эшләвен” теләде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы