Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Ак дача” компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты

16.04.2010

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында “Ак дача” компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.

Сүз “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә яңа җитештерү ачу һәм “Ак дача” компаниясенең “Алабуга” махсус икътисадый зонасында резидент статусын алу турында барды.

“Ак дача” компанияләр төркеме – яшелчә продукциясен үстерү һәм эшкәртү, яшелләндерү һәм ландшафт дизайны, коммерцияле күчемсез милек үз эченә бизнесның берничә юнәлешен алган холдинг. Компанияләр төркеме 1918 елдан бирле эшли.

Компания Россия һәм Белоруссиядә урнашкан “McDonald’s” рестораннарын эксклюзив рәвештә салат продукциясе белән тәэмин итә.

“Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә “Ак дача трейдинг” компаниясе салатлар һәм яшелчәләр җитештерүен җәелдерергә тели.

ТР Президенты матбугат хезмәте.