Татарстан Президенты Дохада Ислам мәдәнияте музеенда булды

08.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Доха шәһәрендәге (Катар) Ислам мәдәнияте музеенда булды. Анда ул музей экспозициясе белән танышты, фәнни-тикшеренү институты һәм китапханәдә булды. 

Музей 2008 елда атаклы архитектор Бәй Юймин проекты буенча төзелде. Объект мәйданы - 45 мең кв. метр, ул шәһәр урнашкан диңгез култыгының ясалма утравында төзелгән. 

Музейда ислам мәдәнияте предметлары, аларның иң борынгылары 12-13 гасырларга карый. Коллекциядә борынгы кулъязмалар, кием-салым, келәмнәр, керамика, һәрби җиһазлар, көнкүреш предметлары һәм башкалар бар. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар китабында фикерләрен язып калдырды. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озата йөрде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.