Бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы, комиссия рәисе Равил Моратов җитәкчелегендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең беренче утырышы узды.
Республика ведомствоара комиссиясенең беренче утырышында катнашучылар эш планы, ТР Президенты указы кагыйдәмәләрен һәм ТР Министрлар Кабинеты карарларын гамәлгә ашыру, шулай ук Баулы һәм Чистай районнарында тарифларның нигезле булуын тәэмин итү чаралары буенча фикерләште.
ТР икътисад министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Алевтина Кудрявцева комиссиянең эш планы проектын белдерде, анда берничә блок буенча чаралар кертелгән. “Без сезнең белән кабул итүгә тәкъдим ителәчәк норматив документларының үтәлеше турындагы мәсьәләне карауга тапшырыбаз. Шулай ук, муниципаль берәмлекләрдә коммуналь челтәрләрнең инженер инфраструктурасын реформалау буенча комплекслы чаралар буенча фикер алышырга тәкъдим ителә”, - дип белдерде ул. Аерым блок мәсьәләләре тарифларны көйләүгә кагыла.
Алевтина Кудрявцева торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтү һәм нигезләнмәгән тарифлар проблемасы булган муниципаль берәмлекләрдә күчмә киңәшмәләр үткәрергә тәкъдим итте. Кутырышларда муниципаль берәмлекләрдә оештырылган территориаль комиссияләрнең эш барышы турында мәгълүмат тыңланачак.
“Без транспортта пассажирларны йөртү тарифларын һәм дару препаратлары бәяләрен көйләү белән бәйле мәсьәләләрне дә безгә йөкләргә тәкъдим итәбез”, - диде ТР икътисад министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы.
Равил Моратов мондый күчмә утырышларны атна саен үткәрергә тәкъдим итте. “Шулай ук, күп фатирлы йортларда гомуми кирәк-яракка сарыф ителгән кайнар һәм салкын суны билгеләү белән бәйле җитди проблема бар. Чираттагы утырышта бу проблеманы хәл итү чаралары буенча фикер алышу ниятләнә, дип тәмамлады А.Кудрявцева.
“Апрельдә Чистай һәм Баулы районнарында тарифлар буенча чыгымнарны оптимальләштерергә һәм 2011 елга фаразланган күрсәткечләрне тәкъдим итәргә кирәк”, - дип белдерде утырыш тәмамланганда Равил Моратов.