Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада торакларны капиталь ремонтлау, шулай ук, 2010 елда торак тапшыру барышын, шул исәптә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча эшләрне уңай бәяләде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов: “Капиталь ремонт тулы көченә эшли башлады”, дип белдерде. Аның сүзләренчә, торак тапшыру план буенча бара. Хәзер Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә.
Муниципаль берәмлекләрдә программага кертелгән 661 йортның 569ында эшләр башланган, бу 86% дигән сүз. 2010 елның беренче кварталында Татарстанда 502 мең кв. метр торак тапшырылган, бу еллык планның 25%ын тәшкил итә.