Сергей Николенко: “Татарстан гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү өлкәсендә новатор булып кала”

09.04.2010

РФ оборона министрлыгы Үзәк конкурс комиссиясенең эш нәтиҗәләре бүген ТР чакырылыш комиссиясе утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ясалды.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанга визиты кысаларында комиссия әгъзалары апрельның 5есеннән алып 9ына кадәр республикада гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм язгы чакырылышны үткәрү эшләрен бәяләде.

Эш нәтиҗәләре белән утырышта катнашучыларны конкурс комиссиясе рәисе генерал-лейтенант Сергей Николенко таныштырды.

Чыгыш башында ул Татарстан җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә комиссия эшен оештыру һәм аны үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

“Татарстан конкурска тәкъдим иткән күрсәткечләр тулысынча расланды, - дип белдерде Сергей Николенко. - Татарстан әлеге конкурста беренче тапкыр катнашмый, һәм без сезнең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакырылышны үткәрү буенча Россия Федерациясендә беренче урынны очраклы рәвештә генә биләп тормавыгызны күрдек. Республикада әлеге эш һәр җирдә югары дәрәҗәдә башкарыла. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, ТР чакырылыш комиссиясе үтемле итеп эшли. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру өчен җаваплы булган барлык органнар да оешкан төстә эшли”.

Хәрби-патриотик тәрбиянең иң үтемле формаларның берсе, РФ оборона министрлыгы конкурс комиссиясе рәисе фикеренчә, кадет белеме булып тора.

“Федерация субъектлары бер генә кадет корпусын булдырырга тиеш булса, Татарстанның һәр шәһәрендә диярлек инде 1-2 кадет мәктәбе эшләп килә. Әлеге мәктәпләрне тәмамлаучылар, кагыйдә буларак, армиядә хезмәт итәргә тели. Нәтиҗәдә алар армиядә бик уңышлы хезмәт итә”, - дип ассызыклады ул.

Сергей Николенко югары һөнәри белем бирү системасындагы яңалыкларны да билгеләп үтте. Сүз югары уку йортлары студентлары белән үткәрелә торган җыеннар турында бара. “Гражданнарның бу категориясе гаскәрләргә аеруча кирәк. Игътибарыгыз һәм актив позициягез өчен рәхмәт”, - диде ул.

Яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүнең тагын бер мөһим элементы – хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерлек. Бу бер еллык хәрби хезмәт шартларында аеруча актуаль. Сергей Николенко сүзләренчә, республикада әзерлекнең тизлеге һәм күләме арта.

“2009 елда хәрби хезмәткә чакырылганнарның 40%ы - инде әзер белгечләр. Мондый сан белән һәр төбәк тә мактана алмый. ТРда уңай новаторлыкның алга таба да үсүе игътибарга лаек. Сезнең тәҗрибәгез Россиянең башка төбәкләренә дә тәкъдим ителәчәк”, - диде ул.

Шулай ук, конкурс комиссиясе рәисе республикадагы дәвалау-сәламәтләндерү чараларының югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.

“Татарстан без тикшерә торган эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә һаман да новатор булып кала бирә. Армиягә чакырылучы егетләрнең электрон паспортын гамәлгә кертү – моңа дәлил. Федераль дәрәҗәдә әлеге эш планлаштырыла гына әле”, - дип билгеләп үтте Сергей Николенко.

Комиссия рәисе ТР халкының физик әзерлегенә бирелгән игътибары аны таң калдырганын җиткерде. Моның кадәр заманча спорт объектлары башка бер җирдә дә юк, диде ул.

Сергей Николенко фикеренчә, ТРның мондый уңышларга ирешүендә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратовның өлеше зур.

Конкурс комиссиясе рәисе Равил Моратов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТР чакырылыш комиссиясенең башка әгъзаларына шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Равил Моратов җавап сүзендә конкурс комиссиясе әгъзаларына Татарстанда башкарыла торган эшләргә югары бәя бирүләре өчен рәхмәтен җиткерде. “ТР Президенты безнең алда яңа максатлар куйды. Алар якын киләчәктә яңгыратылачак. Без уртак эшебезне камилләштерү юлыннан атлаячакбыз”, - диде ул.

Тулырак итеп - http://www.tatar-inform.ru/news/2010/04/09/214062/

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.