Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 4,7 кеше тәшкил итә
09.04.2010Татарстан Республикасында эшсез гражданнар саны 67,9 мең кеше тәшкил итә. Ел башыннан бирле эшсезләр саны беренче тапкыр кимеде. Ул хакта бүген тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Клара Таҗетдинова хәбәр итте. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
Чара һәрвакыттагыча ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференция тәртибендә узды. Утырышта республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.
Клара Таҗетдинова хәбәр итүенчә, теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе республикада икътисадый яктан актив булган халыкның 3,45%ын тәшкил итә.
Эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе Яр Чаллыда теркәлгән - 6,24%, Алабуга муниципаль районында әлеге сан - 5,72%, Азнакай муниципаль районында 5,11% тәшкил итә.
Тулы булмаган эш тәртибендә хәзерге вакытта 62,4 мең кеше эшли.
7нче апрельгә булган мәгълүматлар буенча предприятиене юкка чыгару яисә кыскарту нәтиҗәсендә 2758 предприятиедә хезмәткәрләр кыскартылган. Узган атнада тагын 26 предприятие хезмәткәрләрен кыскарту турында хәбәр итте.
Узган атнада эшсез дип табылганнарның күбесе элек эшкәртү җитештерүе (18,4%), күпләп һәм ваклап сәүдә итү (18%), төзелеш (11%) предприятиеләрендә эшләгән.
Алдагы атна белән чагыштырганда, вакансияләр саны 1446га арткан. 6нчы апрельгә булган вәзгыять буенча эш бирүчеләр хәбәр иткән эш урыннары 14,4 мең тәшкил итә.
Нәтиҗәдә хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты республика буенча шартлы рәвештә бер вакансиягә 4,7 кеше тәшкил итә. 31нче мартта исә бу сан 5,3 иде.
Узган атнада эшсез граждан статусын тагын 2818 кеше алган.
Тагын 14 мең кеше якындагы 3 айда кыскартылачак, дип хәбәр итте Клара Таҗетдинова.
Гыйнвардан башлап җәмәгать эшләренә һәм вакытлыча эшләргә Татарстанда 130,6 мең кеше җибәрелгән, шуларның 67%ы – кыскарту куркынычы яный торган гражданнар.
Хәзерге вакытта җәмәгать эшләрендә 53,9 кеше мәшгуль.
Хезмәткәрләр саны буенча җәмәгать эшләрендә беренчелек түбәндәгечә бара: эшкәртү җитештерүе - 29%, авыл хуҗалыгы –21%, мәгариф - 13%, торак-коммуналь хуҗалык - 13%.
Татарстан Республикасы буенча икътисадның барлык өлкәләрендә дә предприятиеләр оештыра торган җәмәгать эшләре һәм вакытлыча эшләрнең күпчелеге предприятие территориясен һәм торак пунктларын тәртипкә китерү булып тора.
7нче апрельгә пособиеләргә киткән чыгымнар 450 млн. сум тәшкил иткән. Республика буенча пособиенең уртача күләме – 2549 сум.
Пособие алучыларның күбесе Яр Чаллыда яши (15 меңнән артык кеше), Казанда алар - 13,6 мең, Әлмәттә - 4,8 мең, Яшел Үзәндә - 2,7 мең, Түбән Камада - 4 мең, Кама Аланында - 1051, Мамадыш районында - 918 кеше.
Шул ук вакытта пособие алучыларның 47%ы пособиенең минималь күләмен ала (бу бигрәк тә Балык Бистәсе, Чүпрәле, Теләче, Ютазы районнарында яшәүчеләргә кагыла).
Хезмәт хакы буенча бурычлар турында Татарстанстат җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова сөйләде.
Хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 2010 елның 1нче апреленә 53,9 млн. сум тәшкил иткән. 4,9 мең кешегә хезмәт хакын вакытында түләмәгәннәр.
Хезмәт хакы буенча бурычлар 7 шәһәрдә һәм 11 муниципаль районда күзәтелә: Бөгелмә (10,2 млн. сум), Яшел Үзән (3,9 млн. сум), Алабуга (1,4 млн. сум), Түбән Кама (628 мең сум) һәм Казан (9,8 млн. сум).
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан Республикасы бурыч кимүе буенча 8нче урында урнашкан. Иң зур бурыч Киров өлкәсендә күзәтелә - 332 млн. сум. Түбән Новгород өлкәсендә әлеге сумма – 172 млн. сум, Чувашстанда – 146 млн. сум, Пермь краенда - 125 млн. сум, Удмуртиядә - 106,5 млн. сум, Самара өлкәсендә - 90,9 млн. сум, Башкортостанда 57,5 млн. сум тәшкил итә.
Хезмәт хакы буенча иң кечкенә бурыч – Ульяновск өлкәсендә: 6,6 млн. сум.
ТР Президенты матбугат хезмәте.