Татарстанда мәктәп автобусларында "алкойозаклар" урнаштыру дәвам итәчәк

07.04.2010

Исерек хәлдә автобус йөртүне тыючы махсус җайланмаларны мәктәп автобусларында урнаштыру эше дәвам итәчәк. Ул хакта бүген юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде. Утырышны ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шамил Гафаров үткәрде.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Павел Чернов сүзләренчә, "алкойозаклар"ны урнаштыру эше бик үк уңай булып чыкмаган. "Узган елны урнаштырылган 25 "алкойозак"ның 10сы сүндерелегән, - дип хәбәр итте ул. - Кайвакыт двигатель, гомумән, кабынмый, ә кайвакыт хәрәкәт вакытында сүнеп куя".

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, "алкойозаклар"ның эшләмәү сәбәпләрен ачыкларга кирәклеген ассызыклады. "Һәр яңа әйбер дә авырлык белән үзләштерелә", - диде ул.

Павел Чернов "алкойозаклар"ның яңа версиясендә двигательне сүндерү карарын җайланма түгел, ә диспетчер кабул итәчәген хәбәр итте.

Мәктәп автобусларының пассажир автотранспорт предприятиесенә бәйле булуы да сораулар тудыра. Мондый предприятиеләр республиканың һәрбер районында да юк, шуңа күрә автобусларны эш урыннарыннан шактый ерак араларга "куарга" туры килә. Рифкать Миңнеханов автобусларга муниципаль администрация транспортын караучы хезмәтләр көче белән хезмәт күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. Шамил Гафаров исә бу мәсьәләне хәл итү өчен иртәгә үк җыелырга тәкъдим итте.

Павел Чернов хәбәр итүенчә, мәктәп автобусларының күп кенә маршрутлары ЮХИДИ таләпләрен бозып төзелгән. Мәсәлән, мәктәп укучыларын авыл юлларыннан алып баралар. Маршрутларны норматив таләпләргә туры китерү өчен, 6 млрд. сум акча кирәк.

Шамил Гафаров проблеманы чишүнең башка юлын тәкъдим итте. "Автобуслар һәрвакытта да асфальт юлдан йөри алачак, дип уйламыйм. Әйдәгез, асфальт булмаган юллардан да йөрергә рөхсәт итик. Бездә бит Уралда сыман таулар юк", - диде комиссия рәисе.

Бу тәкъдимне Рифкать Миңнеханов та хуплады. "Мин балаларны асфальт булмаган юллардан алып баруны тыя да алыр идем. Ләкин ремонтка кирәкле 6 млрд. сумның булмаганын аңлыйм. Куркыныч тудыра торган урыннарда бары тик тизлекне генә киметергә һәм иярчен навигациясе ярдәме белән хәрәкәтне контрольдә тотарга кирәк", - диде Татарстанның баш автоинспекторы.

Моннан кала ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов Татарстанда автотранспортны техник карау өчен түләүләрнең арттырылмаячагын хәбәр итте. "Расланган тарифлар техник карауга кирәкле чыгымнарны, тулаем алганда, каплый. Кергән акчаларның берникадәр өлеше хәтта юл иминлеген тәэмин итүгә дә китә", - дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов.



"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы