Рөстәм Миңнеханов: “Сугыш ветераннарының барысы да уңайлы торак алырга тиеш”
07.04.2010Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
Киңәшмәгә кадәр республика башлыгы “Ватан-Ана” мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты. Аннары ТР Президенты 1нче Постта булды. 82нче кадет мәктәбендә Рөстәм Миңнеханов “Батырлык яшәргә тиеш” хәрби-патриотик музее белән танышты. Кадет мәктәбенең спорт залында узган тантанада ТР Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырды һәм якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.
Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов бүгенге чараның тикмәгә генә Чаллыда узмавын билгеләп үтте. Ветераннар белән эшләүдә һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнүдә Автошәһәрдә тупланган тәҗрибә игътибарга лаек.
Республика башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталды. Ул ассызыклап үткәнчә, 1нче майга кадәр 2005 елның 1нче мартына кадәр исәпкә баскан барлык ветераннар да торак белән тәэмин ителәчәк. Торак шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1нче мартыннан соң исәпкә баскан ветераннарны торак белән тәэмин итү алдагы этап булачак. Татарстанда аларның саны 7 меңнән артып китә.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин боерыгы белән республикада әлеге максатларга 5,2 миллиард сум акча бүленгән. Ел ахырына кадәр Татарстанда 7200 ветеран үзләренең торак шартларын яхшыртырга тиеш.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин утырышта ясаган докладында билгеләп үткәнчә, кичә Татарстанда 2005 елның 1нче мартына кадәр исәпкә баскан соңгы дүрт ветеранга торак алу өчен субсидия бирелгән. Әлеге максатларга барлыгы 1,5 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Бүгенге көндә 880 ветеранның 477се социаль ипотека программасы буенча яңа фатирларга күченгән.
“Сугыш ветераннарының барысы да уңайлы торак алырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге мәсьәләнең ТР муниципаль берәмлекләре башлыкларының шәхси контролендә булырга тиешлеген ассызыклады. Ветераннарга яңа фатирларга күченгәндә ярдәм итәргә кирәк.
Айрат Шәфигуллинның сүзләренә караганда, республикада 2009-2010 елларда 3944 ветеран торакка капиталь ремонт үткәрүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән. 2009 елда ветераннарның 1122 фатиры ремонтланган. 2010 елда 1365 фатирны төзекләндерү күздә тотыла.
Татарстан Президенты фикеренчә, ветераннарның фатирларын капиталь ремонтлау мәсьәләсе дә ТР районнары башлыкларының шәхси контролендә булырга тиеш.
Чаллы мэры Илдар Халиков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Автошәһәрдә Бөек Җиңүнең 65-еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләре белән 80 реклама тактасы урнаштырылган. 23нче февральдә шәһәрдәге барлык ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләре тапшырылган.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын тагын бер мәртәбә Бөек Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрендә Чаллыда тупланган уңай тәҗрибәгә юнәлтте һәм башка районнарга Автошәһәрдәге эш алымнарын үзләштерергә тәкъдим итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы