Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда Бөек Җиңүнең 65-еллыгына багышланган утырыш үткәрәчәк

07.04.2010

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Яр Чаллыга эшлекле сәфәр кыла.

Сәфәр барышында республика башлыгы "Ватан-ана" мемориаль комплексына һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салачак.

Алга таба Татарстан Президенты 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының пленар утырыш эшендә катнашачак.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов "82нче номерлы кадет мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесенә (Чулман пр., 38) юл тотачак. Кадет мәктәбе Яр Чаллыда 2007 елда 53нче мәктәпнең һәм 82нче елга лицееның кадет сыйныфлары нигезендә ачылган иде. Бүген биредә 575 кадет белем ала.

Алга таба Татарстан Президенты 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының пленар утырыш эшендә катнашачак. Башкарма комитет утырышы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак.

Утырышта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин чыгыш ясар дип көтелә. Аның чыгышы сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, ветераннар торагын ремонтлау, ветераннарны юбилей медальләре һәм бүләкләр белән бүләкләү кебек темаларга багышланачак.

Шулай ук, Казан мэры Илсур Метшин, Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның чыгышлары да планлаштырылган.

Җиңү көнен Яр Чаллыда бәйрәм итү турында шәһәр мэры Илдар Халиков җиткерәчәк.

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кнорр-Бремзе Кама" уртак предприятиесен, "КамАЗ" ААҖнең буяу цехын карарга ниятли.


ТР Президенты матбугат хезмәте.